Мамадыш районының яңа табиб амбулаториясе

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру программасы буенча ТР Мамадыш муниципаль районында Сукул авылында табиб амбулаториясе (ТА) төзелде. ТА ачылуында ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Р.С. Ильясов, ТР Мамадыш районы Советының Рәисе, Башлыгы А.П. Иванов, «Мамадыш РҮХ» ДАССО баш табибы Д.Ф. Хаҗиев булдылар.

ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин Сукул табиб амбулаториясен төзү эшләрен уздыруга булышу  өчен  ТР Мамадыш районы Советының Рәисе, Башлыгы А.П. Ивановка, Сукул табиб амбулаториясен җиһазлау өчен медицина җиһазларын һәм мебельны сатып алуга ярдәм иткән өчен «СЕДОН» ширкәтенең директорлар Советы Рәисе С.Н. Донгузовка Рәхмәт Хатларын тапшырды.

Сукул табиб амбулаториясе Сукул, Отар, Омар сала авыллары территориясендә яшәүче халыкка хезмәт күрсәтә. Ул авылларның чикләрендә 11 торак пунктларында:

бөтенесе – 1354 кеше,

 шул исәптән 18 яшьтә һәм олырак булган – 1222 кеше;

17 яшькә кадәр булган – 132 кеше, алар арасыннан 1 яшькә кадәр булган – 6 кеше;

15–17 яшьтә булган – 24 кеше.

15 яшьтән алып һәм аннан олырак булган хатын-кызлар – 639 кеше, бала тудыру яшендә булган – 262 кеше, исәптәге йөкле булган хатыннар – 2 кеше.

Бала тудырулар – 5 кеше.

Үлгән – 34 кеше.

«Д» исәбендә торучы авырулар – 440 кеше,

Боек Ватан сугышына катнашучылар һәм Боек Ватан сугышы инвалидлары – 1 кеше.

Чернобыль АЭС һәм аңа тиңләштергән объектларда авария ликвидаторлары – 1 кеше тора.

Табибка кадәр ярдәмне 4 ФАП күрсәтә, 2011–2013 елларда 2 ФАПта капиталь ремонт уздырылды.

Амбулаториянең гомуми мәйданы 216 кв.м. Газ белән җылытыла.

Хезмәт күрсәтүнең радиусы 18 км., ҮРХгә ара – 27 км.

Табиб амбулаториясендә гомуми практик табибы, 2 гомуми практик шәфкать туташы,1 физ.кабинетның шәфкать туташы, 1 лаборант кызы эшлиләр. Шулай ук даруханә пункты, клиник лаборатория, гинекология, процедура- бәйләү, физиодәвалау, стоматология, прививкалар ясау кабинетлары, көнге стационар эшлиләр.

Амбулатория мөдире – гомуми практик табибы Ришат Гайфи улы Сәләхетдинов. Аның эш стажы – 25 ел. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International