Яр Чаллыдагы Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә 40 яшьлек каты эч авыртуы белән пациент кабул ителде. Тикшерү холедохолитиазны — гомуми үт юлында 3 см зурлыктагы ташны ачыклаган.
Бу халәт үт агымы бозылу белән куркыныч һәм ашыгыч рәвештә тыкшынуны таләп итә. Хатын-кызга операцияне аз инвазивлы эндоскопик метод кулланып, хастаханәгә кергәннән соң икенче көнне ясаганнар.
Эндоскопия бүлеге мөдире Евгений Малинин аңлатканча, пациентның авызы аша камералы эндоскоп керткәннәр, махсус стентлар ярдәмендә протокны киңәйткәннәр һәм ташны махсус кәрзин белән алганнар.
Процедураны бер үк вакытта рентген һәм видеокамера аша контрольдә тотканнар. Операция анестезия астында узган, өченче көнне үк пациентканы өенә кайтарып җибәргәннәр. Хатын-кыз үзен яхшы хис итә, тиз һәм сакчыл дәваланулары өчен табибларга рәхмәт әйтә.
