Әлмәттә 2025 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре эшенә йомгак ясалды

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

27 февральдә Әлмәттә Әлмәт районы Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм бу елга бурычлар куелды.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, медицина учреждениеләренең баш табиблары, медицина хезмәткәрләре катнашты.

Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турындагы төп доклад белән Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров чыгыш ясады.

Район сәламәтлек саклау җитәкчесе докладында Әлмәт район күп профильле хастаханәсе ТРның көньяк-көнчыгышында югары медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт заказын нәтиҗәле гамәлгә ашыручы, шулай ук көньяк-көнчыгыш сәламәтлек саклау учреждениеләре кураторы функцияләрен башкаручы муниципальара югары технологияле медицина ярдәме үзәге буларак билгеләп үтелде. 2025 елда учреждение белгечләре командасы  уңышлы коммуникацияләр төзегәне һәм берләшмәләр арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Елның иң яхшы берләшмәсе» номинациясендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2025» Республика премиясе лауреаты булды.

«Әлмәт район күп профильле хастаханәсе югары технологияле чишелешләрне һәм җәмгыять файдасына академик мохитне интеграцияләү моделе буларак» дигән доклад белән «Әлмәт район күп профильле хастаханәсе» ДАССУның баш табибның югары технологияле медицина ярдәме буенча  урынбасары м.ф.к. Илдус Ягъфәров чыгыш ясады.

Шулай ук «Әлмәт район үзәк  хастаханәсе» ДАССУда «урология» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтү турында табиб-уролог Юрий Волков доклад белән чыгыш ясады.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов медицина учреждениеләре коллективларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, демографик күрсәткечләр, кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм шешләрдән үлүчеләр саны кимү кебек уңай моментларны билгеләп үтте. "Бу күрсәткечләр республикадагы уртача күрсәткечләрдән түбән. Монда Әлмәт район күп профильле хастаханәсенең нәтиҗәле эшләвенә тиешле бәя бирергә кирәк. Зур күләмдә югары технологияле тыкшынулар башкарылды. Бу төп сәбәпләрдән үлүчеләр санын киметүгә өлеш кертә", – диде Илдар Разинович.

Әлмәт районының традицион медицина советы эше бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International