Министрлар Кабинетында илкүләм мессенджерның мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда МАХ илкүләм мессенджерын үстерүгә багышланган брифинг узды.

Медицина хезмәтләре турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Еремов сөйләде.

Россиядә беренче тапкыр МАХ дәүләт ачкычы (Госключ) аша шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык имзалау гамәлгә ашырыла.

Шулай ук Андрей Анатольевич хәбәр иткәнчә, республикада MAX мессенджерында 2,5 мең телемедицина консультациясе уздырылган – бу  поликлиникага бармыйча больничныйны ябу мөмкинлеге.

MAX аша кабул итүгә язулар саны 15 602 гә җиткән.

Узган айда сервис ярдәмендә 26 больничныйны япканнар, бу айда – инде 590.

Эксперимент декабрьдә Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында башланды, хәзер республиканың барлык өлкәннәр поликлиникаларында да бу мөмкинлек бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International