Тукай район үзәк хастаханәсендә медицина советының йомгаклау утырышы булды, анда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова, ТР ССМ Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, "А.Р. Акчурин ис. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе" ТР ДАССУ баш табибның медицина юнәлеше буенча урынбасары Антонин Панин.
Тукай район үзәк хастаханәсе баш табибы Розалия Лымарь 2025 елга йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләде.
Ул үзенең нотыгын райондагы демографик вәзгыять, туучылар һәм үлүчеләр санының төп күрсәткечләре, авырулар структурасы белән танышудан башлады.
Структур бүлекчәләр буенча эшнең төп күрсәткечләре үтәлеше турында җентекләп сөйләде.
Бер табиб торак шартларын яхшырту өчен 800 000 сумлык «Грант» алды.
«Земство фельдшеры» программасы буенча компенсация түләүләрен 4 фельдшер алды.
Утырыш хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.
