Авыз куышлыгы сәламәтлеге – баланың гомуми сәламәтлегенең мөһим өлеше. Нәкъ менә балачакта гомерлеккә саклана торган гадәтләр формалаша. Даими гигиена һәм стоматологка вакытында килү кариесны, теш урты авыруларын һәм прикус бозылуларын кисәтергә ярдәм итә.
16-22 март көннәрендә Россиядә авыз куышлыгы сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы уза. Ул 20 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көненә багышланган. Бу чорда белгечләр ата-аналарга профилактика һәм даими тикшерүләрнең әһәмияте турында искә төшерәләр.
Тешләр сәламәтлегенең нигезе гади көндәлек кагыйдәләр булып кала: иртән һәм кич тешләрне чистарту, теш җепләрен куллану, татлы ризыкларны һәм татлы эчемлекләрне чикләү. Шулай ук стоматологка бару елына ике тапкырдан да сирәгрәк булмаска тиеш, дип киңәш ителә, хәтта баланы берни дә борчымаса да. Профилактик тикшерүләрне ММИ полисы буенча узарга мөмкин.
Стоматологка беренче килүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Әгәр ул профилактик булса һәм тыныч, яхшы шартларда узса, яхшырак. Ата-аналарга балага ярдәм итү һәм алдан ук табибның баланың тешләрен карап, аларны сәламәт сакларга ярдәм итәчәген сөйләү мөһим.
Хәзерге заман балалар стоматологиясе кечкенә пациентларның психологик уңайлылыгына зур игътибар бирә. Табиблар уен элементларын кулланалар, һәр хәрәкәтне аңлаталар һәм кабул итүне мөмкин кадәр тыныч итәргә тырышалар. Бу балага акрынлап стоматология кабинетына ияләшергә һәм киләчәктә дәваланудан курыкмаска ярдәм итә.