Казанлыларга күчмә рентген җайланмаларында флюорография узарга тәкъдим ителә

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта – 1882 елда туберкулез китереп чыгаручы «Кох таякчыгы» бактериясе ачылган көнне билгеләп үтелә.

24 мартта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узачак.

2026 елның 24 мартыннан 31 мартына кадәр Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә (Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә) Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган профилактика акцияләре, күчмә рентген җайланмаларында халыкка флюорографик тикшерү үткәрү планлаштырылган. Тикшерүләр бушлай үткәреләчәк.

Үткәрү вакыты һәм урыны Казан шәһәрендә:

25 март – «Тандем» сәүдә үзәге 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Ибраһимов ур., 56;

26 март – «Арт Сити» ТК территориясе 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Н. Ершов ур.;

27 март - KazanMall сәүдә үзәге 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Павлюхин ур., 91.

Тикшерү узарга теләүчеләргә үзләре белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International