Алабуга районында яшәүче 677 кеше «Мобиль поликлиника» Морты авылында эшләүнең беренче өч атнасында табибларда тикшерү узган инде.
5 нче шәһәр хастаханәсенең (Чаллы шәһәре) мобиль комплексы белгечләре районда үзләренең мөһим миссияләрен дәвам итәләр.
Бүген, Морты авылында эше беткәч, медицина десанты Костенеево авылына күчте.
Кабул итүнең яңа адресы: Костенеево авылы, Яңа Бистә ур., 9 йорт.
Әгәр сез әле тар белгечләрдә тикшерү узарга өлгермәгән булсагыз – хәзер үз сәламәтлегегез турында кайгыртырга вакыт. Кабул итүне кардиолог, невролог, уролог, гинеколог, хирург һәм башка табиблар алып бара. Шулай ук урында «ФЛЮМАММ» комплексы эшли.
