Лениногорскта сәламәтлек мәктәбе

2026 елның 17 апреле, җомга

Лениногорск район үзәк хастаханәсендә гипертония, шикәр диабеты, йөрәк ишемиясе авырулары буенча пациентлар өчен сәламәтлек мәктәпләре эшли башлады. Дәресләрне участок терапевтлары, эндокринологлар үткәрә.
Пациентлар анкета тутыралар, лекция материаллары тыңлыйлар, практик дәресләр башкаралар, үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы мәгълүмат алалар.
Әлеге чаралар халыкның үз сәламәтлеге һәм кискен хәлләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Сәламәтлек мәктәпләре безнең пациентларның тормыш сыйфатын яхшырту юлында мөһим адым булыр, дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International