ТР көньяк-көнчыгыш район үзәк хастаханәсе табиблары «Азнакай» шифаханәсенә турдан соң Татарстанның шифаханә-курорт мөмкинлекләрен югары бәяләделәр

2026 елның 17 апреле, җомга

«Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә медицина белгечләре өчен ел саен уздырыла торган чираттагы турны уңышлы гамәлгә ашырдылар, ул аларны регионның заманча шифаханә-курорт мөмкинлекләре һәм дәвалау инфраструктурасы белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Чараның максаты – район үзәк хастаханәсе медикларын заманча сәламәтләндерү технологияләре һәм төбәк шифаханәләренең берсе – «Азнакай» шифаханәсенең уникаль дәвалау базасы белән җентекләп таныштыру.

Турда катнашучылар номер фондын, хәзерге заман медицина программаларын, шифаханә инфраструктурасын шәхсән үзләре бәяли алдылар. Азнакай районы тау астыннан шифалы Чатыр-тау чишмәсе бәреп чыгуы һәм шифалы пычрак чыганагы табылуы белән дан тота. Соңгы вакытта шифаханәләргә кертелгән дәвалауның инновацион ысулларына аерым игътибар бирелде.

Чараны ачып, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм медицина җәмәгатьчелеге белән шифаханә-курорт комплексы арасында хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Айдар Хәләфетдин улы шулай ук табибларны һәм административ хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында катнашты, аларның сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

«Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе рәисе Евгений Терентьев барлык табибларга кызыксынулары һәм актив катнашулары өчен, шулай ук сәламәтлек саклау министрлыгына инициативаны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Визит йомгаклары буенча табиблар хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен югары бәяләделәр, «Азнакай» шифаханәсе сыйфатын, эшләүчеләрнең  профессиональлеген һәм дәвалау тәкъдимнәренең уникальлеген билгеләп үттеләр. Медицина белгечләре әлеге шифаханәне үз пациентларына тәкъдим итәргә ниятләүләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International