Бүген «Мамадыш район үзәк хастаханәсе» ДАССУның иртәнге планеркасында «Чик сакчылары берлеге» Татарстан Республикасы Хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлекчәсе рәисе Рөстәм Хуҗҗәт улы Зиннәтов булды.
Оешма 2020 елның 6 мартында оештырылган, һәм бүгенге көндә Татарстан Республикасында аның 29 территориаль бүлекчәсе уңышлы эшли.
Оешма эшчәнлегенең төп максаты – балалар һәм яшьләр белән эшләү, запастагы чик сакчыларын, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын берләштерү, шулай ук чик буе хезмәтен, патриотизмны, интернационализмны, гуманизмны һәм әхлакны популярлаштыру.
Моннан тыш, оешма бик мөһим миссияне үти: югалган махсус хәрби операция сугышчыларын эзләү һәм һәлак булган геройларны туган илләренә кайтару белән шөгыльләнә.
Мамадыш район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре бу игелекле һәм җәмгыятькә кирәкле эшчәнлектән читтә калмыйлар. Алар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.
«Ашыгыч ярдәм»нең өлкән фельдшеры Сергей Николаевич беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле дару препаратларын һәм бәйләү материалларын җыярга булышты һәм бу максатларга шәхси акчаларын кертте.
Евгений Марковның Карелиядә чик буе гаскәрләрендә үзе хезмәт итүе һәм озак вакыт дәвамында үзе өчен «туган» оешма — «Чик сакчылары берлеге» ТР РИО гуманитар ярдәм күрсәтүе аерым игътибарга лаек.
