Түбән Каманың Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучысы Габдрахманова Азалия Түбән Кама медицина көллиятенең эксперт-остазы Никитина Лилия Валерьевна җитәкчелегендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында призер булды.
Кыз «Акушерлык эше» компетенциясе буенча «Мәктәп укучысы» категориясендә мактаулы 3 урынны алды.
Чемпионат Башкортстан Республикасының Бөрө шәһәрендә узды.
«Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты буенча уздырыла.
Катнашучыны һәм остазны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз!