Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Россия Президенты Владимир Путин Татарстан табибларын дәүләт бүләгенә лаек күрде.
«Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССУның рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау бүлеге мөдире Айдар Фаяз улы Хәмидуллин «Россия Федерациясенең атказанган табибы» дигән мактаулы исем алды.
Пирогов ордены белән Профессор К.Ш. Зыятдинов исемендәге 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Ринат Сәгыйть улы Җәлалдинов бүләкләнде.
(Дәүләт бүләге Россия Федерациясендә 2020 елда гамәлгә куелган. Орден Россия хирургы Н.И. Пирогов хөрмәтенә аталган)