«Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика премиясе бүләкләрен тапшыру гадәттәгечә июнь аенда үткәрелә, тантана медицина хезмәткәрләре көненә багышлана.
Конкурс уздырылган барлык еллар дәвамында миссия үзгәрешсез кала – һөнәрнең абруен һәм җәмгыятьтә аның әһәмиятен күтәрү, шулай ук һөнәри эшчәнлекне камилләштерүне стимуллаштыру.
Премиянең төп номинациясе – «Ел табибы». Шулай ук «Уникаль очрак» номинациясе дә зур кызыксыну уята, анда белгечләр коллективлары катнаша – бу һәрвакыт өметсез кебек тоелган хәлләрдә сәламәтлекне саклап калу һәм коткаруның гаҗәеп очраклары.
«Сәламәтлек саклау легендасы» традицион номинациясе быел яңача яңгыраячак – «Профессиягә тугрылык». Алар республикабызның медицина һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә, һөнәри остазлыкка, медицина агартуына һәм традицияләрне саклауга сизелерлек өлеш керткән кешеләр. Быел финалга берьюлы өч номинант чыгачак (элек һәрвакыт номинациянең бер генә вәкиле иде).
Аерым яңа «Шәфкатьлелек һәм кайгырту» номинациясе урта һөнәри белемле хезмәткәрләргә юнәлдерелгән. Өстәвенә, җиңүче алдан билгеләнәчәк – WorldSkills халыкара конкурсы аналогиясе буенча «Шәфкать туташы эше» профиле буенча бәйсез экспертларны җәлеп итеп, аерым һөнәри осталык конкурсында билгеләнәчәк. Ягъни урта медицина хезмәткәрләренә үз профессиональлекләрен күрсәтеп исбатларга һәм күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак.
Шулай ук быелгы яңа номинация – «Яшь гвардия». Ул «Ак чәчәкләр» дә перспективалы яшь белгечләрнең вәкиллеген тәэмин итәргә тиеш. Катнашу өчен республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә кимендә 5 ел, шулай ук 8 елдан да артмаган стажлы кандидатлар кертелә.
Ниһаять, иң "командалы" яңа номинация, бу исемдә дә чагыла -"Сәламәтлек синергиясе: команданың көче гамәлдә». Анда медицина берләшмәләре катнаша, алар демографик күрсәткечләрдән алып, халыкның медицина ярдәменнән канәгать булуыннан алып, телемедицина консультацияләре санына кадәр һ. б. күрсәткечләргә бәя бирәләр.
Быел да кандидатларны сайлау кагыйдәләре үзгәрде. Беренче сайлап алу этабы медицина учреждениеләре дәрәҗәсендә уза, бүгенге көндә ул ахырына якынлаша. Кандидатлар хезмәт коллективларында кайбер критерийлар буенча ачык тавыш бирү ярдәмендә билгеләнә. Шул ук вакытта медикларның гына түгел, пациентларның да фикерен исәпкә алу өчен, медицина учреждениесе эчендә җәмәгатьчелек тавыш бирүе рөхсәт ителә.
Алга таба медицина учреждениеләреннән кандидатуралар кураторларга – әйдәп баручы клиникаларга җибәреләчәк (мәсәлән, РКХ, БРКХ, 7 ШКХ һ.б.). Хастаханә экспертлары үз конкурсларын үткәрәчәк, ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына номинантлар җибәреләчәк. Өстәвенә, иң киң вәкиллекне тәэмин итү өчен нигезләмәдә кураторлар үз клиникаларыннан бердән артык булмаган кандидатура һәм беркетелгән медицина учреждениеләреннән икедән артык булмаган кандидатура җибәрә ала дип каралган.
Иң яхшылардан иң яхшыларны сайлауда гадәттәгечә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет финал ноктасын куячак, ә җиңүчеләрне «Ел табибы – Ак чәчәкләр» тантанасында игълан итәчәкләр.
Премияне оештыручылар тагын берничә сюрприз вәгъдә итә – яңартуларны күзәтегез!