9 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 8296 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1098 чакыру. Медиклар 957 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 42 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 41 кеше зыян күрде, 1 - үлем нәтиҗәсе белән, 23 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 19 мәртәбә чыктылар.
Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 103 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 6613 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 44, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 191.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.