Якты хәтер: Мамадыш табибы Марсель Гилаев вафат булды

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Кичә бик яхшы табиб, талантлы җитәкче Марсель Дәүләтҗан улы Гилаев вакытсыз вафат булды.

Марсель Дәүләтҗан улы 1964 елда Мамадыш районының Түбән Шәндер авылында туа.

1990 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлы:

· 1991 елның августыннан Мамадыш районының Шадчинск участок хастаханәсендә табиб-терапевт;

· 1994 елның августыннан – Мамадыш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында участок табиб-терапевты;

· 1996 елның гыйнварыннан 1997 елның гыйнварына кадәр - Мамадыш үзәк район хастаханәсендә табиб-эндоскопист;

· 1997 елның февраленнән – баш табибның вакытлыча эшкә яраксызлык экспертизасы буенча  урынбасары;

· 2017 елның июленнән – «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУның  баш табибның медицина ярдәме сыйфатын контрольдә тоту һәм клиник-эксперт эше буенча урынбасары.

 

 

Гомуми эш стажы – 35 ел.

Эшләгән елларында Марсель Дәүләтҗанович үзен эш сөючән, дисциплиналы, пөхтә һәм җаваплы хезмәткәр буларак танытты. Аны зирәклеге, гаделлеге,  эчке җыйнаклыгы һәм иң катлаулы ситуацияләрдә уйланылган карарлар кабул итә белүе аерып тора иде. Ул тыңларга, ярдәм итәргә һәм ышаныч уятырга сәләтле иде.

Бүләкләре:

· Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Советының Мактау грамотасы (2008);

· ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты (2010);

· ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы (2014);

«Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» күкрәк билгесе (2021).

Марсель Дәүләтҗанович кыйммәтле хезмәткәр генә түгел, ул безнең уртак эшебезнең мөһим өлеше, коллективның җаны һәм таянычы иде.  Аның китүе - бөтен Мамадыш район үзәк хастаханәсе һәм бөтен район өчен зур югалту.

Марсель Дәүләтҗанович безнең хәтердә мәңгегә искиткеч табиб, гадел җитәкче һәм якты күңелле кеше булып калачак.

Гилаевлар гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының  кайгысын ихлас уртаклашабыз.

Якты хәтер...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International