«Яңа ел белән, Кан хезмәте!»

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2013 елның 15–30 декабрьләрендә кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгы үсешенең дәүләт Программасы чикләрендә бөтен Россия территориясендә «Яңа ел белән, Кан хезмәте!» дигән донор акциясе уза.

Бу көннәрдә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә донорлар өчен чаралар уза.

Акцияне уздыруның чикләрендә түбәндәге вакыйгалар күздә тотыла:

-          Яңа ел бәйрәмнәрендә оешманың эше турында региональ массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәр итү;

 

-           канны һәм аның компонентларын бирү өчен оешмага килә торган, шулай ук акция уздыру вакытында оешманың күчмә акцияләрендә катнаша торган өзлексез һәм беренчел донорларны тәбрикләүне оештыру;

 

-          оешма хезмәткәрләре һәм донорлар белән бергә булган иҗади тәбрикләү фотографиясен ясау. Соңыннан фотографияләр YADONOR.RU Интернет-портал медиагалереясендә һәм ТР ССМ РКҮнең сайтында (rspkt.ru) бастырып чыгарылачаклар.

Сезне 2013 елның 18 декабреннән алып 30 декабренә кадәр «Яңа ел белән, Кан хезмәте!» дигән Бөтенроссия донорлар акциясенең эшлекле катнашучылары булырга чакырабыз!

Күп кешеләргә Сез тормыш бәхетен бүләк итә аласыз, Сезнең каныгыз – аларның икенче тормышы!

 

Сезне, шимбә һәм якшәмбе көннәрдән башка, көн саен

 
8.00 башлап 14.00 кадәр
 

ТР ССМның Республиканың кан үзәгендә

 
Казан, Себер тракты, 33
 
адресы буенча
 
көтәбез.
 
 
 
Өстәмә мәгълүмат: ТР ССМ РКҮ 2014 елның 3 һәм 4 гыйнварында 8.00 – 14.00 сәгатьләрдә эшли
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International