РКХдә бүсерләргә операция ясауның авыруның кабат барлыкка килүен булдырмый торган хәзерге заман ысулларын күрсәттеләр

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Герниология — алгы корсак чите бүсере проблемасы беренчел операцияләр ясаганнан соң рецидивлар, ягъни беренчел операцияләрдән соң кабат бүсерләр чыгу мөмкин булудан гыйбарәт. Бүсер хирургиясе вакытында аз инвазив методикалар куллану белән бүген мастер-класслар кысаларында РКХда күрсәткән хәзерге заман технологияләре киресен расладылар. Бүгеннән бүсерле пациентлар беренче операциядән соң ук авыруның кабат барлыкка килүе турында оныта алачаклар һәм икенче тәүлектә үк стационардан чыга алачаклар.

19 декабрьдә Республика клиника хастаханәсендә герниология буенча фәнни-практик конференция булды. Шушы конференция абдоминаль хирургиядә корсак куышлыгы әгъзалары хирургиясендә аеруча еш очрый торган патологиягә — алгы корсак чите бүсере проблемасына багышланды. Конференция кысаларында РКХ операция бүлмәләренең берсендә хәзерге заман челтәрсыман трансплантатлар куллану белән корсак бүсерләренә ачык операцияләр үткәргән РФ һәм ТР әйдәүче профессорлары катнашулары белән мастер - класслар үттеләр.

Операция бүлмәсеннән видеотрансляцияне үзәк район хастаханәләреннән табиб - хирурглар, РКХ абдоминаль хирурглары һәм табиб-интерннары күзәттеләр. 

Конференцияне тантаналы рәвештә РКХ баш табибы беренче урынбасары М.М. Миңнуллин ачты. Ул, шушы чара Татарстан һәм якындагы субъектларның (Марий Эл, Чувашия һ.б.) дәвалау оешмаларының бөтен хирургларын эндоскопия аппаратурасы куллану белән аз инвазив технологияле бүсер кисү белән һәм хәзерге заман челтәрсыман трансплантантларын урнаштыру белән таныштыру өчен билгеләнгән, дип әйтте. 

"Изге Великомученик Георгий шәһәр хастаханәсе" СПб ДБССОның баш табибы, Россия Хирурглар Җәмгыяте идарәсенең әгъзасы, профессор — Стрижелецкий Валерий Виктор улы үзенең операцияләрне аз инвазив ысуллар һәм заманча трансплантатлар кулланып үткәрүе тәҗрибәсе белән бүлеште. Ул ике күрсәтмә операция үткәрде. Профессорның беренче операциясе тумыштан бүсере булган яшь пациентка үткәрелде. Алып атылган урынга табиблар 3D Max Light җиңеләйтелгән челтәрсыман имплантантын урнаштырдылар. Киләсе оператив катнашу корсак куышлыгы бүсере булган пациентка башкарылды. Операция вакытында Ventralex ST челтәрсыман имплантантын урнаштыру белән вентраль бүсернең миниинвазив интраперитонеаль пластикасы үткәрелде. Тәмамлаучы операцияне ТР ССМ «Республика клиника хастаханәсе» ДАССО хирургия хезмәте җитәкчесе, КДМУ №1 хирургия авырулары кафедрасы мөдире, профессор Д.М. Красильников үткәрде. Ул Ventrio ST челтәрсыман имплантатын урнаштыру белән бергә вентраль бүсернең лапаротомик интраперитонеаль пластикасын үткәрде. Дмитрий Михайлович сүзләре буенча, заманча челтәрсыман имплантантлар, эчке әгъзаларны тотып, корсак чите ролен үтиләр. 

Врач-хирурглар шушы методикалар куллану ярдәмендә операция ясалучы кешеләрнең дәвалану нәтиҗәләре һәм яшәү сыйфатлары байтак яхшыруына һәм больницаларда пациентларның операциядән соңгы төзәлү вакытлары кыскаруына ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International