Ашыгыч медицина үзәгенә Алтай крае делегациясенең визиты

2013 елның 20 декабре, җомга

18 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында эш визиты белән Алтай Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе булды. Аның вәкилләре –

«Алтай крае клиник хастаханәсе» КДБССОның баш табибы Валерий Анатолий улы Елыкомов һәм «Медицина үзәге –Алтай медицина кластерының идарә итә торган компаниясе» КДБССО директоры вазыйфасын башкара торган Константин Виктор улы Недосеко. Визит чикләрендә делегация югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру буенча Татарстанның тәҗрибәсен өйрәнде. Делегатларга «Глонасс +112» зарар күргән кешеләрне коткаруны координацияләү системасы, берничә республиканың әйдәүче дәвалау оешмалары, шул исәптән, Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО җирлегендә урнашкан Ашыгыч медицина үзәге, тәкъдим ителделәр. Хастаханәнең идарәчелеге кунакларны Үзәкнең югары квалификацияле ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү буенча мөмкинлекләре белән таныштырды. Соңгы техника белән җиһазланган операцияләр блогы, реанимацияләү, неврология, иртә нейрореабилитацияләү бүлекләре, шулай ук үзәкләштерелгән стерилләштерү бүлегенең уникаль мөмкинлекләре күрсәтелде. Кунакларның сүзләре буенча, Татарстанның сәламәтлек саклау системасы Россиянең регионнары өчен гыйбрәт алырлык үрнәк булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International