Алексей Песошин Казанда «NOVAMED-2026» медицина эшләнмәләре әйләнеше» форумын ачты

2026 елның 22 июне, дүшәмбе

Казанда Б. Рәмиев ис. ИТ-паркта «NOVAMED-2026» медицина эшләнмәләре әйләнеше» халыкара катнашында VI Бөтенроссия форумы уза.

Форум эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Росздравнадзор) җитәкчесе Алла Самойлова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашты.

Форумда катнашучыларга үз мөрәҗәгатен РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко юллады. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда Россиядә 3,5 мең медицина эшләнмәсе теркәлгән, 7 меңнән артык теркәү досьесына үзгәрешләр кертелгән. "Гражданнарны сыйфатлы, нәтиҗәле, куркынычсыз медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Федераль дәүләт контроле кысаларында 2025 елда Росздравнадзор һәм аның территориаль органнары тарафыннан 380дән артык тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча теркәлмәгән, фальсификацияләнгән һәм сыйфатсыз медицина эшләнмәләре шактый күп – 1,9 млн», – диде министр.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, форум Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау системасы өчен мөһим һәм әһәмиятле чара булып тора, аның ярдәмендә регуляторлар, җитештерүчеләр, медицина җәмәгатьчелеге һәм фәнни үзәкләр арасында конструктив диалог өчен шартлар тудырыла.

"Татарстан Республикасы стратегик үсешнең өстенлекле юнәлеше буларак фармацевтика һәм медицина сәнәгатен эзлекле рәвештә үстерә. Без үзебезнең югары технологияле эшләнмәләрен җитештерүне киңәйтү, инновацион чишелешләр кертү һәм эксперт потенциалын ныгыту белән кызыксынабыз», – диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International