Ел саен 26 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан без профилактика атналыгы кысаларында Менделеевск район үзәк хастаханәсе табиб-психиатр-наркологы Нурия Шәйдулла кызы Әхмәдуллина белән әңгәмә кордык.
Белгеч «эксперимент» белән бәйлелек упкыны арасындагы нечкә чикнең һәлакәтле булуы турында сөйләде.
Контроль иллюзиясе. Наркотиклар мәкерле: алар "кәефне генә үзгәртеп калмый", бәлки максатчан рәвештә үзәк нерв системасы эшенә үтеп керә, аңны боза һәм чын кыйммәтләрне ялган ориентирлар белән алыштыра. Теләсә нинди психоактив матдә – баш мие биохимиясенә агрессив тыкшыну. Ул даими «тукландыруга» патологик ихтыяҗны формалаштырып, табигый процессларны үзгәртә.