Зәйнең «Энергетик» мәдәният йортында Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасында Зәй район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау ветераннары, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.
Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Зәй район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе баш табибы Сергей Мерясев, шулай ук профсоюз оешмасы вәкилләре котлады.
Чара барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, Зәй муниципаль районы башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе, Зәй район үзәк хастаханәсе баш табибы һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмасы бүләкләре тапшырылды.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов коллективка мөрәҗәгать итеп, медицина хезмәткәре көне үз гомерләрен кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлаган һәркемне берләштерә, дип билгеләп үтте.