22 июнь көнне «Адымнар-Әлмәт» гимназиясендә Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне үз гомерләрен игелекле эшкә – сәламәтлекне саклауга һәм кешеләрнең гомерләрен саклап калуга багышлаган кешеләрне хөрмәтләделәр.
Шәһәрнең медицина оешмалары коллективларын һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов һәм Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы Гүзәл Хәбетдинова котладылар.
Сәламәтлек саклау ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Алар арасында Медсанчасть ветераннары - Татарстан Республикасының атказанган табиблары Айрат Гали улы Нугайбеков һәм Зиннур Шәрип улы Кәлимуллин мактаулы урын алып тордылар. Зал аларны көчле алкышлар белән каршы алды — күпьеллык хезмәтләренә, һөнәргә тугрылыклы булуларына һәм медицина хезмәткәрләренең яңа буыннарына тапшыра торган бәяләп бетергесез тәҗрибәләренә хөрмәт йөзеннән.
Гүзәл Мөдәрисовна тармак белгечләренә фидакарь хезмәтләре, сайлаган эшләренә тугрылыклары һәм пациентлар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек теләде. Бүген махсус хәрби операция зонасында эшләүче медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт һәм тирән ихтирам сүзләре яңгырады.
Бәйрәм чарасы барышында бүләкләү тантанасы булды. Мактау билгеләре, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары медицина җәмәгатьчелегенең иң яхшы вәкилләренә, шул исәптән Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләренә тапшырылды.