Бу атнада 5 нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы Актаныш районының Пучы авылында яшәүчеләрне кабул итә.
Узган атнада комплекс Әерҗе районының Красный Бор авылында эшләде. Яр Чаллы табиблары 197 пациентны карадылар, 412 консультация, 206 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү үткәрделәр. 89 пациент өстәмә тикшерүгә җибәрелгән. Ел башыннан барлыгы:
3 268 пациент каралган,
7 534 консультация үткәрелгән,
5 770 лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр башкарылган. Медицина тикшерүләре авыруларны иртә стадиядә ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга ярдәм итә. Диспансерлаштыру – сәламәтлекне саклауда мөһим этап ! Россиядә диспансеризация "Озак һәм актив тормыш" илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.