Татарстанда лаборатор анализлар нәтиҗәләрен Макста алырга мөмкин булачак

2026 елның 24 июне, чәршәмбе

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тест режимында яңа цифрлы хезмәт күрсәтә: республика медицина учреждениеләре пациентлары лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләрен турыдан-туры MAX илкүләм мессенджерында ала алачак.

Татарстан дәүләт медицинасы илкүләм мессенджер белән «дуслашкан» беренче регионнар арасына керде. Идея гади: анализлар әзер, табиб аларны раслады – һәм пациент шундук үзенең смартфонындагы шәхессез документка сылтама белән хәбәрнамә ала.

Яңа сервис бары тик кәгазь язу артыннан гына табибка кабат килүдән  баш тартырга мөмкинлек бирә.

Беренче этапта проектка Казанның берничә эре медицина оешмасы кушылды. Киләчәктә сервисны республиканың барлык район үзәк хастаханәләренә киңәйтү планлаштырыла.

«Без эзлекле рәвештә сәламәтлек мәсьәләләрен хәл итүдә киртәләрне бетерәбез, - дип шәрехли Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Еремов. - Республика халкы көнкүреш мәсьәләләрен мессенджерларда хәл итәргә күнеккән, һәм хәзер алар шунда ук, көтү вакытын һәм табиблар өчен кәгазь эшләрен кыскартып, медицина мәгълүматларын куркынычсыз ала алачак».

Сынау эшләтеп җибәрү быелның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Пациентлар үз бәяләмәләрен һәм сервис эшен яхшырту буенча тәкъдимнәрен белгечләргә электрон почта аша җибәрә алалар:  mz.rmiac@tatar.ru

Сервисны гамәлгә кертү «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International