«Зәй район үзәк хастаханәсе» ДАССУда медицина хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләрнең күпләп килүе буенча планлы тактик-махсус өйрәнүләр уздырылды. Чараның максаты - ашыгыч хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеген камилләштерү һәм медицина персоналының гадәттән тыш хәлләр шартларында ярдәм күрсәтүгә әзерлеген арттыру.
Өйрәнүләр 26 июньдә хастаханәнең кабул итү бүлеге базасында Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте катнашында узды.
Риваять буенча, Зәй – Яр Чаллы автоюлында Димитрово авылы янында ВАЗ-2107 автомобилендә ут чыккан, аннан соң газ баллоны шартлаган. Шартлы вакыйга нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән, шуларның берсе медицина бригадалары килгәнче һәлак булган.

Өйрәнүләр барышында барлык катнашучылар арасында үзара хезмәттәшлекне оештыруга, вакытлы нормативларны үтәүгә, диспетчерлык хезмәте эшенә, санитария транспортының тоткарлыксыз йөрүен тәэмин итүгә һәм ашыгыч медицина ярдәме автомобильләренең гамәлдәге таләпләр нигезендә җиһазлануын тикшерүгә аерым игътибар бирелде.
Практик өлеш тәмамлангач, катнашучыларның гамәлләре тикшерелде. Медицина персоналының югары дәрәҗәдә әзерләнүе, ашыгыч ярдәм күрсәтү алгоритмнарының төгәл үтәлеше һәм барлык хезмәтләрнең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге билгеләп үтелде.
