Лениногорск шәһәрендә Медицина хезмәткәрләре көнен — шәһәр халкының сәламәтлеген саклаучылар бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
Хезмәтләре югары профессионализмны гына түгел, ә игелекле йөрәкне дә таләп итә торган табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитарлар һәм сәламәтлек саклау ветераннары җыелган залда җылы һәм тантаналы атмосфера хөкем сөрде.
Медицина хезмәткәрләрен Лениногорск шәһәре башлыгы Марат Нилевич Гыйрфанов котлады. Ул табиблар хезмәтенең бәяләп бетергесез әһәмиятен ассызыклады, аларның фидакарьлеген һәм эшкә бирелгәнлеген билгеләп үтте, шулай ук шәһәр халкы турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Махиян улы Шаһеев хезмәттәшләрен җылы котлады, нәкъ менә бердәм медиклар командасы ярдәмендә район халкының сәламәтлеген саклап калу һәм ныгыту, иң катлаулы бурычларны үтәү һәм кешеләргә көн саен терелүгә өмет бүләк итү мөмкинлегенә басым ясады.
Сәламәтлек саклау ветераннарына һәм яшь белгечләргә аерым рәхмәт белдерде, шулай ук бөтен коллективка бетмәс энергия, иминлек һәм киләчәктә дә кешеләргә игелекле хезмәттә уңышлар теләде.
Иҗади номерлар бәйрәмгә якты хисләр өстәде һәм барлык катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте.
