2026 елда 307 студент «Шәфкать туташы эше», «Акушерлык эше», «Дәвалау эше», «Фармация» белгечлекләре буенча укуларын тәмамлады, шуларның 46сы дәүләт үрнәгендәге кызыл диплом алды. Бу иң зур чыгарылыш – укуны 3 һәм 4 курс студентлары тәмамлады!
Көллият директоры Равил Рәшит улы Гарипов чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм ата-аналарга сәламләү сүзләре һәм изге теләкләр әйтеп чыгыш ясады. Ул көллиятне тәмамлаучыларның лаеклы медицина хезмәткәрләре булачагына өмет белдерде. Иреклелек үсешенә керткән өлешләре өчен көллият директоры чыгарылыш сыйныф укучылары Кириллова Юлия һәм Хәбибуллина Эльмирага Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатын тапшырды.
Чыгарылыш укучыларының күбесенең эшкә урнашу урыннары билгеләнгән инде, алар практика үткән урыннарында эшләүләрен дәвам итәчәкләр. Әмма алда аларны аккредитация, ә аннары олы, мөстәкыйль тормыш көтә. Котлыйбыз! Үз гомерен медицинага багышлаган һәркемгә уңыш юлдаш булсын!
Хәерле юлга!