ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Төбәкара клиник-диагностика үзәге базасында күчмә киңәшмәдә – АСЕАН саммитында медицина ярдәме күрсәтү йомгаклары буенча штаттан тыш баш белгечләрне бүләкләүдә катнашты.
- Бүген киңәшмә форматы - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре белән бергә Татарстан Республикасында узган АСЕАН саммитын медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча Төбәкара клиник-диагностика үзәге эшенә йомгак ясау, - дип сәламләде кунакларны Илдар Фатыйхов. - Без Төбәкара клиник-диагностика үзәге белгечләре белән берлектә әлеге хастаханәнең клиент төркемнәрен кабул итүгә әзерлеген тәэмин иткән штаттан тыш баш белгечләрнең эшен билгеләп үтәргә телибез. Төбәкара клиник-диагностика үзәге объектының әзерлеге буенча федераль структуралар тарафыннан бик яхшы бәя алды.
Алга таба Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә без шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгының барлык структураларына саммит нәтиҗәләре буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәчәкбез. Тагын бер кат безнең барлык медицина хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек телисе килә.
Киләчәктә республика мондый масштабтагы чараларны кабул итүен дәвам итәчәк, ә бүген без бер зур команда булшанга, шундый ышанычлы барабыз. Барыбыз да бер зур бердәм нәтиҗә өчен эшлибез һәм бик яхшы эшлибез. Шәхсән үземнән һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Рәшит улы Абашев исеменнән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Бүләкләү тантанасы кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләренә нәтиҗәле һәм иҗади хезмәттәшлек билгесе буларак рәхмәт хатлары тапшырылды.