Арча район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов хастаханәдә практика узучы медицина университеты студентлары белән очрашты.
Алар арасында безнең максатчан укучылар, булачак хезмәттәшләребез булуы аеруча күңелле. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, җитәкчелек белән аралаша һәм хастаханәнең эше турында күбрәк белә алдылар.
Студентлар алдында шулай ук медицина бүлеге башлыгы Ренат Урманов һәм баш табибның клиник-эксперт эше буенча урынбасары Эльвира Хәкимҗанова чыгыш ясадылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр.
Без яшь белгечләргә һәрвакыт шат һәм университетны тәмамлаганнан соң ук студентларыбызны коллектив сафларында түземсезлек белән көтәбез!