«Мамадыш район үзәк хастаханәсе» ДАССУда районның фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторияләре хезмәткәрләренең айлык эшлекле киңәшмәсе узды. Очрашу йомгаклар ясауга, күрсәткечләрне анализлауга һәм алдагы чорга бурычлар куюга багышланган иде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр:
Киңәшмәне хастаханәнең баш табибы Руслан Гарипов ачты. Ул игътибарны халыкны диспансерлаштыруны дәвам итүгә, диспансер исәбендә торучы пациентларны контрольдә тотуга һәм тикшерүгә, шулай ук авыл җирендә медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлегенә юнәлтте.
Руслан Заһир улы хезмәттәшләренә яңа хезмәткәрләрне тәкъдим итте.
Һөнәри бәйрәм белән котлау
Баш табиб ФАП һәм амбулатория хезмәткәрләрен Медицина хезмәткәре көне белән котлады, сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.
