1 июльдә Әлмәт район күп профильле хастаханәсендә Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм Әлмәт район үзәк хастаханәсе катнашында планлы уртак тактик-махсус өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләрнең төп максаты – зыян күрүчеләр күпләп китерелгәндә медицина хезмәтләренең үзара хезмәттәшлеге алгоритмнарын эшләү, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен камилләштерү һәм гадәттән тыш хәлләрдәге гамәлләргә әзерлекне арттыру.
Өйрәнүләр риваяте буенча, шартлы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән. Аларның дүртесе Әлмәт район күп профильле хастаханәсенә китерелә: берсе авыр хәлдә, икесе уртача авырлыкта, тагын берсенә амбулатор медицина ярдәме күрсәтелә.
Өйрәнүләр ике этапта узды:
- госпитальгә кадәр;
- госпиталь этабы.
Барлык гамәлләр дә чынбарлыкка мөмкин кадәр якынрак шартларда башкарылды. Медицина хезмәткәрләре пациентларны маршрутлаштыруны, бүлекчәләр арасында үзара хезмәттәшлекне һәм оператив карарлар кабул итүне өйрәнделәр.