Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Цивилева «Ватанны саклаучылар» фонды Татарстан филиалының яңа бинасында булдылар

2026 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды рәисе, статс-секретарь – Россия Оборона министры урынбасары Анна Цивилева Казанда «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалының яңа офисында (Бутлеров ур., 30) булдылар.

Бина 1889 елда Александрин балалар приюты буларак төзелгән. Совет чорында биредә бөтен казанлыларга мәгълүм галимнәр йорты урнашкан булган. Татарстан Рәисе карары белән объектны «Ватанны саклаучылар» фондына тапшырдылар. Ярты елдан да кимрәк вакыт эчендә аны ремонтлаганнар һәм тәртипкә китергәннәр.

Яңа бинага күчкәннән соң филиал офисының мәйданы 4 тапкырга диярлек арткан. Беренче катта социаль координаторлар эшли торган иң зур ике бүлмә урнашкан. Алар өчен 20 эш урыны булдырылган. Социаль координаторлар белән бер бүлмәдә матди түләүләр үзәге, РФ Социаль фонды һәм Күп профильле үзәк хезмәткәрләре кабул итә.

Беренче катта шулай ук психологик ярдәм кабинеты урнашкан. Моннан тыш, офиста республика прокуроры, хезмәт һәм социаль яклау министры, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм башка белгечләр кабул итәчәк  аерым кабинет каралган. Татарстан районнарында яшәүчеләр өчен биредә дистанцион рәвештә кабул итү өчен видеоконференцэлемтә оештырылачак.

Аерым блок протезлар сайлау һәм алуда ярдәм кирәк булганнарга багышланган. Алар өчен диагностика һәм адаптация чаралары үткәреләчәк.

"Рәсми Татарстан" фоторепортажы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International