Менделеевскның «Red Hot Medics» – «Утлы медиклар» район үзәк хастаханәсе командасы, 12,5 км трассаны һәм «турбина» һәм «трамвай» дан алып «вертолет» һәм «тепловоз» га кадәр булган 43 каршылыкны үтеп, 5 нче юбилей «Геройлар узышын» лаеклы үтте. Үзләренең шәхси үрнәкләре белән алар сәламәт тәндә — сәламәт рух икәнен исбатладылар.
Рентгенолаборант Марина Вьюгина билгеләп үткәнчә:
«Медицинада эшләү – ул стресс һәм югары йөкләнеш. "Узыш" безгә уңайлылык зонасыннан чыгарга, чыдамлылыкны тикшерергә һәм экстремаль шартларда бер-беребезгә ышанырга өйрәнергә мөмкинлек бирде».
Әмма төп яңалык: безнең команда иң якты образ һәм визитка өчен бөтен Россиядән килгән 15 команда арасында 1 урынны алды. Җиңү 50 000 сум һәм иганәчеләрдән бүләкләр китерде. Күнекмәләр һәм репетицияләр үз нәтиҗәләрен бирде.
Ел саен Менделеевск экстремаль трасса геройларын каршы ала. Быел беренче тапкыр узыш төнлә башланды һәм Мексика мотивлары белән узды. Тулырак фоторепортажда.