«Сәламәтлек электричкасында» – ВИЧка тест!

2026 елның 27 июле, дүшәмбе

Шәһәр яны поезды, төрле белгечлекләр табиблары, турыдан-туры юлда узарга мөмкин булган консультацияләр, ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест – болар барысы да «Сәламәтлек электричкасы» акциясе кысаларында мөмкин булды!

Оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика һәм шәһәр медицина оешмалары белгечләре катнашында «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ, «Содружество» АҖ Казан шәһәр яны пассажир компаниясе.

Бу юлы юнәлеш тагын да кызыклырак: Казан - Свияжск (Зөя) - Казан.

Зөя – урта гасырлар тарихы искиткеч табигать белән кушылган урын, ә бу матур урын профилактика акциясе үткәрү методына әверелгәч – икеләтә күңеллерәк!

Акция кысаларында «РЦПБ СПИД һәм ТР ССМ " ДАССУ хезмәткәрләре маршрут буенча баручы электропоезд вагонында ук ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест үткәрделәр. Пассажирлар бушлай һәм аноним рәвештә үзләренең ВИЧ-статусын тикшерә, кыска вакыт эчендә белгечләрдән консультация ала алдылар.

Станциягә килеп җиткәч, белгечләр командасы утрау-шәһәрчеккә күчте һәм үз эшен дәвам итте.

Профилактика бүлеге мөдире – табиб-эпидемиолог Алсу Тимерханова, табиб-эпидемиолог Сәида Әһлиуллина утрауда яшәүчеләр һәм туристлар белән әңгәмәләр үткәрделәр: ВИЧ йоктыру юллары, профилактика, диагностика һәм дәвалауның хәзерге заман ысуллары, шулай ук ВИЧны даими тикшерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Фельдшер-лаборант Сәлимә Вәгыйзова барлык теләүчеләр өчен экспресс-тест үткәрде. Бу көнне 40 кеше үзләренең ВИЧ-статусын белде.

Республикабызда инде беренче ел гына уздырылмый торган әлеге акция һәрвакыт зур кызыксыну һәм уңай бәяләмәләр уята – катнашучылар форматның уңайлылыгын һәм мәгълүматның һәркем өчен ачык булуын билгеләп үтәләр. Мондый күчмә чаралар халыкның мәгълүматлылыгын арттыра һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәт булдыра. 

Чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International