Әле берничә ел элек корсак куышлыгы органнарында ачык операция кичергән пациентка күпчелек очракта кабат ачык операция кирәк булыр иде. Әмма ТР ССМ профессор М.З. Сигал ис. Республика клиник онкология диспансерында хирурглар берничә зур булмаган тишек аша лапароскопик операция ясаганнар.
Тикшерү вакытында пациентта ике сантиметр зурлыктагы ашказаны шеше ачыкланган. Моннан тыш, ир-атны озак вакыт дәвамында үт куыгы ташы өянәге борчый. Катлаулы хирургия анамнезына карамастан, белгечләр лапароскопик операция башкарырга карар кылган.
- Бүген аз инвазивлы хирургиянең мөмкинлекләре сизелерлек артты. Әгәр бу пациент өчен куркынычсыз икән, без мондый тыкшынуларны зур булмаган тишекләр аша башкарырга тырышабыз, — дип сөйләде 2 нче торакаль бүлек мөдире Том Леонидович Шарапов.
Операция дүрт сәгать ярым дәвам итте. Ике сәгать ярым чамасы хирурглар тыгыз спайкаларны ипләп кенә аерганнар һәм шуннан соң шеш белән ашказанының бер өлешен куркынычсыз ала алганнар. Операция вакытында табиблар шулай ук озак вакыт пациентның авыртулы өянәгенә сәбәп булган үт куыгын алган. Бу киләчәктә тагын бер операцияне булдырмый калырга мөмкинлек бирде.
Операциядән соң бер атна узгач, пациент өенә кайтарылды.