Республика онкологиясе хирурглары бер операция барышында берьюлы ике шеш алган

2026 елның 28 июле, сишәмбе

Барысы да сул яктагы бил турысында авыртудан башланган, инде авыртуны баса торган препаратлар кабул итү таләп ителгән иде. Бу шикаятьләр белән 66 яшьлек хатын профессор М.З. Сигал ис. Республика клиник онкология диспансеры белгечләренә мөрәҗәгать иткән.  

Тикшерүдә сул бөернең 16 сантиметр зурлыктагы шеше һәм  уң күкәйлекнең 15 сантиметрга якын шеше ачыкланган. Алар бергә бөтен корсак куышлыгын һәм кече оча сөяген биләп торганнар. Мондый очраклар сирәк була һәм дәвалауга аерым якын килүне таләп итә.  

"Андый зурлыктагы шешләр тормыш өчен мөһим органнарны кыса. Хирургик дәвалауны кичектерергә ярамый иде", - ди 6 нчы бүлек мөдире вазифаларын башкаручы Георгий Басиашвили.  Пациентканы урология бүлегенә яткырганнар, ә икенче көнне үк симультан операция башкарганнар — бер тыкшыну барышында берьюлы ике шешне дә алганнар. Операция 3,5 сәгать дәвам иткән. Тыкшыну вакытында шеш белән зарарланган сул бөерен, үсентеләре булган аналыкны, шулай ук зур сальникның бер өлешен алганнар.  

"Без сигез кулда эшләдек, хирургларның һәркайсы үз анатомия зонасы өчен җавап бирде. Бөтен операция бригадасының бердәм эшләве безгә тыкшынуны катлауланмыйча тәмамларга мөмкинлек бирде, – дип сөйләде Рәшит Исламов.  

Бүген пациентка үзен яхшы хис итә һәм инде өйдә, туганнары һәм якыннары янында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International