М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы бу атнада республиканың Буа районы Энтуган торак пунктында эшен дәвам итә.
Табибларның төп максаты - җирле халыкны диспансерлаштыру. Мондый профилактик тикшерүләр җитди авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә.
Ел башыннан "Озак һәм актив тормыш" илкүләм проектының «Һәркем өчен медицина» төбәк программасы кысаларында мобиль поликлиника табиблары 5775 кешене карап чыктылар һәм тиешле дәвалау билгеләделәр.