«Казан-Кукмара» электропоезды пассажирлары юлда ВИЧка тест тапшыра алдылар

2026 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 29 июльдә, «Казан - Кукмара» шәһәр яны маршрутында «Сәламәтлек электричкасы» профилактика акциясе узды. Оештыручылар «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ, «Содружество» АҖ Казан шәһәр яны пассажир компаниясе, Республика сәламәтлек саклау министрлыгының республика һәм шәһәр медицина оешмалары белгечләре катнашында

Электропоезд пассажирлары билгеләнгән урынга барып кына калмыйча, төрле профильле белгечләр консультациясен  һәм тикшерүләр узаргамөмкинлек алдылар.

«СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ хезмәткәрләре: профилактика бүлеге мөдире – табиб-эпидемиолог Алсу Тимерханова, фельдшер-лаборант Сәлимә Вәгыйзова пассажирлар өчен ВИЧ-инфекция йоктыру юллары һәм профилактика чаралары турында мәгълүмати әңгәмәләр, тестка кадәр һәм тесттан соң ВИЧ-инфекция турында консультацияләр, ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тестлар оештырдылар. Процедура нибары бер-ике минут вакыт алган, ә нәтиҗәләрне тикшерүчеләр вокзалга килүне көтеп тормыйча ук алганнар. Үзләренең ВИЧ-статусын бу көнне 43 кеше белде.

Без аңлы рәвештә якын килүне сайлаган һәм үз сәламәтлеге турында кайгыртуны файдалы гадәт итеп алган һәркемгә кабат рәхмәт әйтәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International