Бүген ТР Министрлар Кабинетында сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашында «Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм җәйге чорда куркынычсызлык чараларын үтәү турында» брифинг узды.
Үз чыгышында министр билгеләп үтте:
"Әгәр бу хакта сәламәтлекне саклау күзлегеннән караганда сөйләсәк, монда берничә төп моментны билгеләп үтәргә кирәк.
Беренчедән, без саф һавада, пляжларда, эссе төбәкләрдә ял иткәндә үз халәтебезне күзәтергә тиеш. Җылылык сугу, сусызлану хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч.
Теләмәгән нәтиҗәләрне ничек булдырмаска?
- ачык кояшта озак торудан сакланыгыз;
- күбрәк су эчегез.
Бернинди очракта да алкогольле эчемлекләр кулланырга ярамый;
йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм бөер авырулары булган кешеләргә дәвалаучы табиб тәкъдим иткән эчү режимын үтәргә кирәк;
көннең эссе вакытында көчле физик йөкләнешләр белән шөгыльләнмәгез;
табигый тукымадан тегелгән, ачык төстәге һәм иркен кием киегез.
Без сезнең туганнарыгызның һәм якыннарыгызның, бигрәк тә өлкәннәрнең һәм балаларыгызның хәлен игътибар белән күзәтүегезне сорыйбыз».
Балалар травматизмы проблемасы турында аерым әйтергә кирәк. ТР буенча ДАИ мәгълүматларына караганда, бу елның 6 аенда республикада 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган.
Кызганычка каршы, еш кына ата-аналар куркынычсызлык кагыйдәләре, саклану чаралары турында кхңелсез сез очрак булганнан соң ук уйланалар.
Җәйге чорда балалар травматизмы турында сөйләгәндә, түбәндәге куркынычларны да искә алырга кирәк:
- биеклектән егылу. Москит челтәрләре баланы егылудан сакламый, киресенчә, саклау иллюзиясен тудыра!
Әгәр өйдә кечкенә бала булса, чикләүләрне кулланыгыз, аны ачык тәрәзә янына кертмәгез;
- агулану;
- чит әйбер китереп чыгарган асфиксия;
электр җәрәхәте;
- җиһазланмаган урыннарда коену һәм чуму;
– пешү һ. б.
Җәйге чор – балалар табиблары, травматологлар, реаниматологлар, хирурглар өчен интенсив хезмәт вакыты һ. б.
Зинһар, балаларыгызны саклагыз, җәйге каникуллар турында күңелле истәлекләр генә калсын!
ТР Хөкүмәте сайтында брифинг язмасын сылтама буенча карарга мөмкин: https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm