Казан медицина университетының территориясе нинди булырга тиеш? Югары уку йорты сораштыруда катнашырга чакыра

2026 елның 4 августы, сишәмбе

Казан дәүләт медицина университеты әлеге медицина югары уку йорты белән бәйле кешеләр өчен сораштыру үткәрә.

Казан медицина университетының территориясе нинди булырга тиеш?

Бутлеров, Толстой, Щапов һәм Курашов урамнары чикләрендәге квартал – ул студентлар, табиблар, җирле халык һәм очраклы үтеп баручылар юллары кисешкән  шәһәрнең бер өлеше.

Университет үзгәрә, һәм шул ук вакытта моңа кагылышлы һәркемнең фикере исәпкә алынырга тиеш.

5 августка кадәр кыскача сораштыру узыгыз. Сезнең җаваплар укырга, эшләргә һәм ял итәргә уңайлы территориянең архитектура концепциясен булдырырга ярдәм итәчәк.

Сез бу территорияне ничек күрәсез? Сезнең өчен нәрсә мөһим?

 Сез нинди проблемаларны сизәсез?

Сораштыруны сылтамада узыгыз: forms.yandex.ru/u/6a5dcf5b...

 Сораштыру аноним. Нәтиҗәләр гомумиләштерелгән рәвештә күрсәтеләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International