Бүген «Реальное время» эшлекле интернет-газетасында министр Альмир Рәшит улы Абашев катнашында онлайн-конференция узды.
Туры эфирда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының якындагы елларга төп бурычлары, кадрлар сәясәте, медицинаны цифрлаштыру мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Видео сылтамада – https://m.realnoevremya.ru/events/1953
Якын арада челтәр басмасында республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү өстенлекләре турында зур мәкалә чыгачак.
