КБМҮндә яңа баш табиб

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Кама балалар медицина үзәгенең коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте. Ул АМЯХ баш табибының оештыру-методика эше буенча элеккеге урынбасары Тимур Мөбәрәкшин булды. Тимур Фәрид улы 2002 елда Казан дәүләт медицина университетын (КДМУ) «Дәвалау эше» белгечлеге буенча бетерде. 2002 елдан башлап 2004 елга кадәр КДМУда клиника ординатурасында белем алды һәм «Неврология» белгече буенча тулы курс бетерде. 2004 елда аңа мануаль терапия белгече бирелде.

 
2010 елда Тимур Мөбәрәкшин КДМУның «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» белгечлеге буенча һөнәри укуны яңадан үтү буенча диплом алды. АМЯХдә үз эшчәнлеген баш табибның оештыру-методика буенча урынбасары вазыйфасында 2010 елда башлады. Израильдә 2010 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре составында стажировка үтте. Аның 2010 елның 4 мартыннан ПП-I422712 номерлы «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» сертификаты бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International