Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин «10нчы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна барды һәм медицина оешмасының коллективы белән очрашты. Очрашу барышында 2014 елга төп мәсьәләләр билгеләнде. Министр төп мәсьәлә булып халыкка медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын үстерү һәм медицина ярдәменең ала алырлык булуы тора дип билгеләде. Адель Вафин шулай ук шәһәр сырхауханәсенең хезмәткәрләре сорауларына җавап бирде. Сораулар, гомумән алганда, медицина оешмасының биналарында төзәтүгә һәм җиһазлауга кагылды. Коллектив белән очрашудан соң ТР сәламәтлек саклау министры сырхауханәнең бинасын карап чыкты.