Яңа елда һәм яңача күрергә

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Иске яңа ел алдыннан Әлмәттә торучы Евгений Горшковның (32 яшь) туры мәгьнәдә иске күрү белән хушлашырга һәм дөньяга яңача карарга уникаль мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзерге заман офтальмохирургиясе яшь кешегә яңа ел бүләге бирде.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең офтальмохирургия бүлегендә аңа һәм тагын 5 пациентка катарактаны бетерү буенча уникаль операция – катаракта факоэмульсификациясе – уздырылды. Шул танылган дөнья алымының яхшы яклары: җөй ясауның кирәклеге юк, реабилитация вакытлары кыскара һәм операциядән соңгы астигматизмның дәрәҗәсе иң азга төшерелә.

Яңа төрле оператив тыкшынуның башлангычларында практик ярдәм күрсәтү буенча мастер-классны Казан шәһ. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальмолог-табибы Илсөяр Сабирова уздырды. ТР ССМ АМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин хәзерге заман алымының нәтиҗәлелеген һәм «ТР ССМ РКОХ» ДАССОның хезмәттәшләренең ярдәмен билгеләде.

Бүген катарактаны бетерү бөтен дөньяда амбулатория операциясе булып тора, дөресләп әйткәндә стандарт очракларда стационарда ятуны таләп итми. Операциянең актив вакыты 15 минутка кадәр була, шул вакытта тоныкланган күз ясмыгы ультразвук ярдәмендә иң кечкенә 2,75 мм киселеш аркылы бетерелә һәм аның урынына йомшак ясалма күз ясмыгы куела.

Факоэмульсификация технологиясе җөйләр ясауны таләп итми. ALKON Америка фирмасының аппараты һәм чыгым материаллары кулланыла. Вакытның зур өлеше авыруны сайлауга һәм операциягә хәзерләүгә һәм операциядән соң 2–3 сәгать эчендә күзәтүгә бирелә. Операция аерым урынны анестезияләү астында уздырыла, төзәлү вакыты ике атнадан башлап бер айга кадәр чикләнгән. Беренче нәтиҗәләрне 2–3 сәгатьтән соң билгеләргә була. Ә 30 көннән соң күз төбенең нормаль хәле шартында 100%-лы күрү сәләте билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International