2014 елның 13 гыйнварында Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның яңа хирургия корпусында тамырлар хирургиясе бүлеге эшли башлады. Бүлектә тәүлек буена эшли торган стационарның 24 койкасы ачылды. Тамырлар хирургиясе бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләре: аяк артерияләренең облитерацион атеросклерозы белән булган пациентларда югары технологияле һәм аз травматик методикаларны кулланып диагностиканы оптимизацияләү һәм дифференцияләнгән дәвалау тактикасы юлы белән тамырлар авыруы белән авыручыларны дәвалау; көчле тромбофлебитлар вакытында ашыгыч оператив тыкшынулар; варикоз авыруының төрле формаларын хирургик дәвалау; аортаның корсак бүлегенең өзлекле аневризмалары булган вакытта оператив тыкшынуларның югары технологияле методикалары.
Атнаның ике көнендә (сишәмбе һәм пәнҗешәмбе) бүлек Казан шәһ. һәм аңа янәшә булган Татарстан Республикасы районнарында торучы кешеләргә «Тамырлар хирургиясе» профиле буенча тәүлек буена сузыла торган ашыгыч ярдәм күрсәтәчәк. Кирәкле хирургия тыкшынуларын уздыру өчен бүлектә югары квалификацияле табиб кадрлары һәм бөтен кирәкле махсус медицина җиһазлары бар.