Татарстан Республикасының башкаласына эш визиты белән Италия делегациясе килеп китте. Атап әйткәндә, визит барышында алар «4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССО һәм «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның эшләре белән таныштылар.
«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОнда кунакларга дәвалау оешмасының техник җиһазлавы турында сөйләделәр: электрон чират системасын, кичектергесез ярдәм блогының иң яңа медицина җиһазларын күрсәттеләр. Делегация катнашучылары көндезге стационар, төзәтү дәвалау бүлегенең, ә шулай ук стоматология һәм дәвалау-профилактика бүлекләренең эшләрен югары бәяләделәр. Әңгәмә барышында яклар Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру вакытында медицина оешмаларының эшләгән эше буенча фикер алыштылар.
Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОнда делегация Ашыгыч медицина үзәгенең эше белән танышты. Делегатлар Үзәкнең стратегик мөһим бүлекләренә: кабул-итү-диагностикалау бүлегенә, операцияләр блогына, анестезиология һәм реаниматология бүлегенә бардылар. Шулай ук диагностика хезмәтенең мөмкинлекләре күрсәтелде.