Бер көн элек Сочидан кайткан татарстан медиклары 2018 елда Корея Республикасындагы Олимпиадага һәм Паралимпиадага барырга телиләр. «Татар-информ» МАда булган пресс-конференциядә бүген шуның турында хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин.
«Хәзергә Олимпия комитетыннан тиешле рәсми тәкъдим килмәде, әлбәттә. Ләкин корея хезмәткәрләре аларга Уеннарда, Россиядәге кебек, медицина белән тәэмин итүне оештыру никадәр җиңел булмавын аңлыйлар. Һәм без аларга һәртөрле оештыру-методика ярдәмен күрсәтергә һәм алар белән үз тәҗрибәбез белән бүлешергә әзер. Ышанып әйтәм, Краснодар краеннан хезмәттәшләр дә ярдәм итәчәкләр», - дип әйтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Адель Вафин хезмәттәшләргә Сочида эшләгән эшләре өчен рәхмәт әйтте. «Яшь булуга карамастан, барлык хезмәттәшләр үз бурычларын үтәделәр. Иңгә-иң алар Краснодар краеннан һәм Мәскәүдән булган хезмәттәшләре белән эшләделәр. Табиблар барысына да әзер иделәр, һәм шунысы бик әйбәт: Уеннарга әзерләнү дәресләрендә өйрәнелгән күнекмәләр кирәк булмады. Без, Универсиада табиблар өчен бик җитди сынау булды, дип әйткән идек, шунысын әйтергә кирәк, Олимпиада да шулай ук булды. Хәзер бу Уеннарда эшләгән һәр медик үз тәрҗемәи хәленә «Олимпия һәм Паралимпия уеннарын медицина белән тәэмин итүдә катнашты» дип яза ала, - дип өстәде министр.
Шуны билгеләргә кирәк: кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары Россиядә беренче тапкыр үткәрелделәр. Олимпия уеннарында дөньяның 80 иленнән 5,5 меңнән артык спортчы һәм төркем әгъзасы катнашты, Паралимпия уеннарында 44 илдән 1,3 меңнән артык спортчы-паралимпияче һәм төркем әгъзасы катнашты.
Уеннарны медицина белән тәэмин итү өчен Россиянең өч регионыннан медицина эшчеләре тартылды: Краснодар краеннан, Мәскәүдән һәм Татарстаннан. Республикадан Олимпиадага 45 медицина оешмасыннан 222 медик (134 табиб һәм 88 урта медицина персоналы) барды. Аларның 129ы Паралимпия уеннары вакытында да эшләделәр.
Олимпия һәм Паралимпия уеннары вкытында барлыгы якынча 12 мең медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итү теркәлгән. Аларның чиреге - татарстан табиблары эшләгән объектларда.
«Татар-информ», Эмма Ситдыйкова
(мәкаләгә ташлама: http://www.tatar-inform.ru/news/2014/03/24/399685/)