Балачак һәм җаваплы ата-аналык үзәге (түбәндә Үзәк) эшчәнлегенең максаты булып ВИЧ-йогышлы йөкле хатыннарга, ВИЧ белән яшәүче балаларга һәм аларның гаиләләренә социаль-психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук халык арасында ВИЧ-йогышын профилактикалау тора. Соңгы елдарда ВИЧ-йогышы риск группасы арасындагы авыру гына булудан туктады һәм халыкның гомуми популяциясенә күчте. Бу процесс ВИЧ-йогышлылар арасында хатыннар өлешенең артуына, һәм нәтиҗә буларак, ВИЧ-йогышлы аналардан туган балалар санының артуына китерә.
Татарстан Республикасында 2014 елның 25 февраленә ВИЧ-йогышы диагнозы белән 16931 кеше, алар арасында 5546 хатын-кыз (32.7%) теркәлде. Ел саен ВИЧ-йогышлы аналардан 250 бала туа. Бөтенесе ВИЧ-йогышлы аналардан 2003 бала туды. Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы диагнозы белән 122 бала яши.
Үзәк эштә яңа технологияләрне берләштерү, көнүзәк проектларны гамәлгә ашыру, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар белән үзара тәэсир итү өчен уникаль мәйданчык булды. Үзәк җиһазландырылган, һәм ВИЧ-йогышлы йөкле хатыннар, балалар, үсмерләр һәм аларның якын тирәлекләре өчен белем бирү тренингларын һәм семинарларын уздырырга әзер, үстерә торган балалар мохите, кинофильмнарны карау өчен урын һәм психологның шәхси консультацияләре өчен зона оештырылганнар.