Казанда хәрби хезмәткә алу комиссияләренең рәисләре, хәрби комиссарлар, хәрби хезмәткә алу хезмәте бүлегенең башлыклары һәм Россия Федерациясе субъектларының һөнәри-психологик белем алуы буенча башлыклары өчен Бөтенроссия җыены узды. Җыенны оештыручылар РФ Оборона министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хәрби комиссариаты булдылар.Чарада 2013 елдагы көзге хәрби хезмәткә алуның йомгаклары ясалды һәм 2014 елга мәсьәләләр билгеләнде. Форум чикләрендә хәрби комиссариатларның вәкилләре «ТР ССМ БРКХ» ДАССОына килеп киттеләр, анда алар Республика медик-социаль ярдәм үзәгенең, кабул итү-диагностикалау бүлегенең, нур диагностикасы, функциональ диагностика, реанимация бүлекләренең һәм хастаханәнең башка бүлекчәләренең эшләре белән таныштылар. «Хәрби хезмәткә алуга кадәр гражданнарны медицина белән тәэмин итү» темасына булган доклад белән «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның баш табибы Р.Ф.Шавалиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул гражданнарны хәрби исәпкә беренче тапкыр кую алдыннан медицина белән тәэмин итүнең һәм хәрби исәпкә куелган яшь егетләргә дәвалау-сәламәтләндерү чараларын уздыруның төп мизгелләрен яктыртты.
Бөтенесе форум эшендә региональ хәрби-табиб комиссияләренең 30 вәкиле катнашты.